Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
30 гыйнвар 2019, 14:09

Россия дөньяның иң хәвефсез илләре рейтингында 108 нче урынны алды

Американың Global Finance журналы дөньяның иң куркынычсыз илләре рейтингын бастырган. Россия хәтта беренче йөзлеккә дә кермәгән, ул 108нче урында.

Әлеге рейтинг сугыш һәм тынычлык, шәхси хәвефсезлек һәм табигый бәла-казалар куркынычы индекслары кушылып исәпләнә.


Лидерлар өчлегенә Исландия, Швейцария һәм Финляндия кергән. Беренче унлыкта алардан тыш Португалия, Австрия, Норвегия, Катар, Сингапур, Дания һәм Яңа Зеландия бар.


Табигый бәла-казалар куркынычы зур булу сәбәпле, Япония 43нче урында гына тора, ә үтерү саны күп булу һәм табигый бәла - казалар куркынычы аркасында Америка Кушма Штатлары 65нче урында тора.


Россия 108 нче урынны били, бер яктан Мексика, Һиндстан һәм Төркия, икенче яктан - Камбоджа, Ямайка һәм Кения.


Украина 116нчы урында.


Рейтингта барлыгы 128 позиция бар. Соңгы позицияләрдә - Гватемала, Йемен һәм Филиппиннар.

Читайте нас: