Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 гыйнвар 2019, 11:39

Радий Хәбиров боерыкка кул куйды

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров «Башкортстан моношәһәрлерен комплекслы үстерү» өстенлекле төбәк программасына үзгәрешлер кертү турындагы боерыкка кул куйды.

Сүз өч моношәһәр — Агыйдел, Сибәй һәм Межгорьега дәүләт ярдәменең өстәмә чараларын күрсәтү турында бара, дип хәбәр иттеләр республика Икътисади үсеш министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Элегрәк министрлык бу программага монопрофильлек федераль критерийларына җавап бирмәүче катлаулы социаль-икътисади хәл булган башка шәһәрләргә карата монотерриторияләргә ярдәм итү механизмнарына кагылышлы үзгәрешләрне кертергә тәкъдим иткән иде. Андыйларга Агыйдел, Сибай һәм Межгорье керә.

Әлеге өч шәһәрне моношәһәрләр үсешенең Комплекслы программасына кертү Агыйдел, Сибай һәм Межгорьега күләме 10 миллион сумнан артык булган өстенлекле инвестпроектлар өчен каралган дәүләт ярдәме чараларына дәгъва итәргә мөмкинлек бирәчәк.

Агыйдел, Сибәй һәм Межгорье өчен хәзер шулай ук шәһәр мохитенең сыйфатын күтәрү, социаль өлкә, торак-коммуналь хуҗалык һәм инфраструктура үсеше буенча чаралар каралган.


Фото: "Башинформ" сайтыннан.
Читайте нас: