Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 гыйнвар 2019, 11:35

Константин Толкачев "Бердәм Русия"нең төбәк бүлеге секретаре итеп яңадан сайланды

Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев бүген "Бердәм Русия" төбәк бүлеге секретаре итеп янә сайланды.

Партиянең төбәк конференциясендә катнашучы 213 кешенең 168е аның канлидатурасы өчен тавыш бирде. Икенче кандидат итеп партиянең төбәк бүлеге секретаре урынбасары, "Эдвис" укыту-методика үзәге директоры Эдуард Сәетбатталов сайланган иде.

Бердәмрусиялеләр үз конференциясендә шулай ук төбәк бүлеге сәяси советының һәм аның Президиумының яңа составын сайлады.
Читайте нас: