Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
24 гыйнвар 2019, 12:54

Россия халкы ни өчен түрәләрне яратмый?

Россия президентының матбугат секретаре Дмитрий Песков Россия халкының түрәләрне яратмавын “Аргументы и факты” газетасына сөйләгән.

Песков фикеренчә, Россия халкында “чит-ят сүзләргә сабырлык белән карау, толерантлык бөтенләй юк. Ә саксыз әйтелгән сүз кимсетергә мөмкин.


Песков шулай ук россиялеләрнең артык купшылыкка тискәре фикердә булуын да хуплавын әйтте. Аның фикеренчә, күпчелек түрәләр ришвәтче түгел, ә “илнең иминлеге өчен фидакярләрчә хезмәт итә”.


“Ә җәмгыятьтә аларга (түрәләргә) карата шундый мөнәсәбәт, мин хәтта кайвакыт үземнең түрә икәнемне әйтергә дә оялам. Нәфрәт чиктән ашкан”, - диде ул.


Песков “кешеләргә төкереп караган” дәүләт эшчеләренә тәнкыйть кирәклеген әйтте. Ләкин “җәмәгатьчелек тәнкыйтенә яхшылар да, начарлар да эләгә” диде. Һәм Россиядә түрәләрне “кимсетү, җәберләү” норма кебек кабул ителгән дип өстәде.


Матбугат секретаре илдә “дәүләт эшчеләренең чиктән тыш күп” булуын да әйтте. “Бу безнең дәүләтнең күптәнге проблемасы” дип йомгаклады ул.

Читайте нас: