Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 гыйнвар 2019, 16:09

Радий Хәбиров сайлауга "Бердәм Русия" фиркасеннән барачак

Башка кайбер төбәкләрнең яңа губернаторлары үз-үзен күрсәтү юлы белән сайлана. Ә Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы вазыйфасына сайлауларда үзе әгъза булып торган партия платоформасын кулланырга булган. Бу хакта ул "Ведомости" гәзите хәбәрчесе белән әңгәмәсендә әйтә.

- Мин - шушы фирка әгъзасы һәм шуның белән горурланам, - ди ул. Аның сүзләренә карганда, партияне җитди сәяси эш коралы буларак кабул итәргә кирәк.

"Эш коралы кайбер урында үтмәсләнеп китәргә мөмкин, кайдадыр аның эшен төзәтеп җибәрергә кирәк. Әмма партия күп эшли, бездәге төбәк оешмасы иң яхшылардан исәпләнә. Аны тәнкыйтьләүчеләр дә бар. Аны яхшырту турында бергәләп уйларга кирәк, чөнки без халыкка үз эшебез турында сөйли белмибез".

Политолог Аббас Галләмов мондый карарны дөрес дип исәпли. "Республикада көчле, үҗәт, принципиаль булуны яраталар. Хәбиров исә урындагы сайлаучыларга һәм элитага хуш килүче сыйфатларын күрсәтә," - ди ул.



Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас: