Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 гыйнвар 2019, 17:02

Үзәктә – сәламәтлек саклау темасы

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Сәламәтлек сәгате” төрендә киңәшмә үткәрде. Видеоконференция режимында анда муниципалитетлар һәм сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында төбәк җитәкчесе Сибай шәһрендә килеп туган хәлгә игътибар бүлде.

Медицина белгечләре бригадасы белән әлеге вакытта Сибайда булган сәламәтлек саклау министры урынбасары Динара Еникеева белдерүенчә, ике көн эчендә табиблар 350 кешене кабул иткән. Сулыш органнары зыян күрүгә бәйле зарланучылар саны кимегән. Шәһәр дәваханәсендә һәм даруханәләрдә тиешле дарулар җитәрлек. Тоташ алганда медицина хезмәтләндерүенә бәйле хәл тотрыклы.

– Сибай халкы медицина ярдәме күрсәтелүгә бәйле игътибарны тоярга, алар квалификацияле ярдәмне оператив рәвештә алырга тиеш, – диде Радий Хәбиров. – 1 февральгә кадәр министр урынбасары дәрәҗәсендәге җаваплы кеше тиешле эшләрне оештыру өчен урында булырга тиеш. Табибларга чират булмасын, кирәк икән, өстәмә кабул итү бүлмәләре ачыгыз.

Социаль челтәрләрдә гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү буенча эшче төркем җитәкчесе Елена Прочаковская төбәк җитәкчесенең шәхси аккаунтына, шулай ук, Республика Башлыгы идарәсенә килгән сәламәтлек саклау өлкәсенә бәйле дәгъвалар турында сөйләде. Мөрәҗәгатьләрнең төп тематикасы – тар белгечләр, аерым алганда, педиатрлар җитешмәве. Шул ук вакытта Сәламәтлек министрлыгы белән оператив үзара бәйләнеш көйләнгән, аны яхшырту буенча чаралар күрелә.

Киңәшмә кысаларында сәламәтлек саклау министры вазыйфасын башкаручы Максим Забелин төбәктә халыкның үлем сәбәпләренең берсе булган яман шеш авыруларын иртә ачыклау системасын үстерү турында сөйләде.

Радий Хәбиров, шулай ук, республиканың медицина оешмаларын табиб-онкологлар белән тәэмин итү мәсьәләсе белән кызыксынды һәм Сәламәтлек саклау министрлыгына Республика клиник онкология диспансеры белән берлектә киләсе киңәшмәгә әлеге мәсьәлә буенча җентекле мәгълүмат әзерләргә кушты.
Читайте нас: