Уфага Кырымнан делегация килде. Аңа Кырым Башлыгы Сергей Аксенов җитәкчелек итә.
Делегация составында министрлык һәм ведомство җитәкчеләре дә бар.
Кырым кунакларын республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин, вице-премьер вазыйфасын вакытлыча башкаручы Ленара Иванова һәм Уфа мэры Өлфәт Мостафин каршы алдылар.
Ике көн дәвам итәчәк чарада делегация социаль объектлар һәм җитештерү тармагы белән танышачак.