Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
11 гыйнвар 2019, 15:08

Дмитрий Медведев Россиянең Милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын раслады

РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев 2019-2021 елларда Дәүләт милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру планын раслау турындагы боерыкны имзалады. Документ Россия халыкларының этномәдәни үсешенә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән 58 пункттан тора. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Стратегияне киләсе этапта – 2019-2021 елларда гамәлгә ашыру планын әзерләгәндә федераль һәм төбәк башкарма хакимият органнары, иҗтимагый һәм фәнни оешмаларның тәкъдимнәре исәпкә алынган. План барлыгы 58 пункттан тора, дәүләт милли сәясәтенең өстенлекле юнәлешләре буенча 76 чара үткәрүне күздә тота», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.


Проектның планын 2018 елның 19 декабрендә Россия Президенты каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр советы президиумы утырышында карап, хуплаган. Дмитрий Медведев имзалаган боерык текстыннан күренгәнчә, РФ субъектлары башкарма хакимият органнарына РФ Дәүләт милли сәясәт стратегиясен гамәлгә ашыру буенча төбәк планнарын әзерләргә тәкъдим ителә.

Читайте нас: