Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
10 гыйнвар 2019, 16:05

Федерация Советында Башкортстанның стратегик үсешен тикшерәләр

Быел 12 һәм 13 мартта Федерация Советында Башкортстан көннәре уза. Русия парламентының югары палатасы мәйданчыгында республика белән таныштыру чарасы, комитетларның Дәүләт Җыелышы депутатлары һәм республика хөкүмәте агъзалары белән киңәйтелгән утырышлары, очрашулар һәм башка чаралар республикабыз оештырылуга 100 ел тулуга багышланган.

Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай Рәисе Константин Толкачев сүзләренчә, Совет Федерациясендә төбәкләр белән шушындый таныштыру чаралары икътисад һәм социаль сәясәт өлкәсендә күләмле проектларны тормышка ашырырга, субъектка федераль акча җәлеп итәргә һәм инвесторлар өчен биләмәләрнең җәлеп итүчәнлеген арттырырга ярдәм итә.

Читайте нас: