Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 декабрь 2018, 13:35

Корылтай Юлламаны гамәлгә ашыру планын кабул итте

Парламент Президиумы утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасын гамәлгә ашыру буенча чаралар планы расланды.

-- Юлламаны игълан иткәннән соң ук эшче төркем формалаштырылды, аның алдында ел азагына кадәр тиешле чаралар планын оператив рәвештә әзерләү бурычы торды, – диде Корылтай Рәисе Константин Толкачев. - Тиешле документны эшләүдә республика җитәкчесенең һәм Хөкүмәтнең Дәүләт җыелышындагы Тулы вәкаләтле вәкилләре, парламентның барлык комитетлары, Секретариат катнашты.

Планга республика закон проектларын һәм Дәүләт думасына кертү өчен закон башлангычларын эшләү генә түгел, шулай ук законнарның үтәлешенә мониторинг үткәрү, контрольдә тотуны гамәлгә ашыру, шул исәптән парламент тыңлаулары, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләрен тыңлау, "түгәрәк өстәл"ләр, башка чаралар да керә.

Константин Толкачев сүзләренә караганда, Юлламада билгеләнгән кайбер бурычларны үтәү эшенә республика парламенты, чаралар планын эшләүне һәм раслауны көтеп тормыйча, шунда ук керешкән. Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручының Юлламасы Дәүләт җыелышы депутатларына тәгаенләнсә дә, асылда, бу - властьның барлык органнарына һәм республика халкына адресланган программа документы.

- Юлламада билгеләнгән төп тезислар, бурычлар – депутатлар өчен генә түгел, башкарма власть һәм урындагы үзидарә органнары, иҗтимагый берләшмәләр, оешмалар өчен дә сигнал. Эш системалы рәвештә алып барылырга тиеш дип исәплим, -- диде Константин Толкачев.

Читайте нас: