Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 декабрь 2018, 13:32

Мөһим мәсьәләләр тикшерелде

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров чираттагы "Сәламәтлек сәгате"н үткәрде. Анда видеоконференция тәртибендә муниципалитетлар, сәламәтлек саклау учреждениеләре җитәкчеләре катнашты.

Социаль челтәрдә гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү группасы җитәкчесе Елена Рычакова әйтүенчә, 14 – 24 декабрьдә сәламәтлек саклауга темасына 168 мөрәҗәгать килгән. Халыкны, нигездә, дарулар белән тәэмин итү, табибларга кытлык, медицина учреждениеләрендәге хәл, аларның матди-техник җиһазландыру борчый. Шулай ук сөт кухнясы, санитария авиациясен үстерү, "Авыл табибы" программасын тормышка ашыру темасы да күтәрелә.

Читайте нас: