Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 декабрь 2018, 17:53

Коткаручыларны республика җитәкчесе тәбрикләде

Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров коткаручыларны һөнәри бәйрәм белән тәбрикләде.

Котлауда болай диелә:

“Чын йөрәктән барлык коткару хезмәте хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәм белән котлыйм!

Коткаручы булу – рухи яктан көчле кешеләрнең хезмәте. Бу һөнәрне башкару һәркем кулыннан килә торган түгел. Ул чыдамлылык, батырлык, дусларыңа һәм хезмәттәшләреңә ышаныч, даими һөнәри камиллек таләп итә.

Башкортстан Республикасы коткаручылары гадәттән тыш хәлләрне юк итү һәм кисәтү буенча мәсьәләләрне уңышлы хәл итә, югары һөнәри осталык, җаваплылык һәм үзләрен корбан итүгә әзерлек күрсәтәләр. Безнең шәһәр һәм авыл кешеләре нинди авыр хәлдә дә аларга ярдәмгә килүче булачагына шикләнми. Бәлагә юлыккан кешеләр хакына хәвефкә барырга әзер булуыгызны сез күп тапкыр исбат иттегез. Киләчәктә дә кыюлык, рух ныклыгы таләп иткән мөһим эшегезне лаеклы башкарачагыгызга ышанам.

Барыгызыга да ныклы сәламәтлек, уңышлы хезмәт телим, тормышыгызда авыр хәлләр азрак булсын.

Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә тынычлык, иминлек, мәрхәмәтлек телим!”

Читайте нас: