Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 декабрь 2018, 16:14

Рөстәм Миңнеханов: "Татар белән башкорттан да якынрак милләт юк"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Башлыгы вазифасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировны Русия Президенты Хакимиятендә һәм Красногорск мэры сыйфатында яхшы мәктәп үткән тәҗрибәле сәясәтче, дип билгеләде.

Бу турыда ул Президент булып эшләвенең тугызынчы елы йомгакларына багышланган матбугат конференциясендә белдерде.


“Минемчә, татар белән башкорттан да якынрак милләтләр юктыр. Бездә сүзләрнең әйтелеше генә бераз аерыла, – диде ул. – Башкортстан – һәр яклап үз-үзен тәэмин итүче илнең көчле төбәге. Татарстан да шулай ук. Безгә дус-тату булырга, уртак мәнфәгатьләрне якларга, нефть химиясе, машина комплексларын үстерергә кирәк".

Читайте нас: