Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
20 декабрь 2018, 11:31

Ни өчен Путинның смартфоны юк?

Русия Президенты Владимир Путин кесә телефоныннан файдаланмый, дип сөйләде аның матбугат секретаре Дмитрий Песков «Россия 24»телеканалына биргән интервьюсында. "Белүемчә, аның телефоны юк», - дип билгеләп үтте ул.

Февраль аенда Путин үзе смартфон кулланмавы турында сөйләде. "Курчатов институты» фәнни-тикшеренү үзәге президенты Михаил Ковальчук аның белән сөйләшкәндә һәркемнең смартфон булуын билгеләп үтте. «Сез барысында да смартфон бар, дидегез, ә минем смартфоным юк», – дип җавап бирде Путин. Ул чакта ул ни өчен кулланылмавын аңлатмады. Элегрәк Путин шулай ук Интернеттан файдаланмыйм диярлек, дип әйткән иде.

Читайте нас: