Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
14 декабрь 2018, 12:07

Сез - республиканың чын патриотлары

Республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров галимнәр белән очрашты һәм фән өлкәсендәге тенденцияләр турында фикер алышты.

Республика җитәкчесе аның өчен галимнәр фикере бик мөһим булуын белдерде.

- Бүгенге очрашу - сөйләшүнең башы гына, - диде ул. - Мин дә кайчандыр фән өлкәсендә эшләдем һәм сезнең ничек фикерләвегез миңа аңлашыла. Сез - республиканың чын патриотлары.

Республика Фәннәр академиясе президенты Әлфис Гаязов учреждение эшчәнлеге турында бәян итте. "Бүген эшчәнлектә иң мөһим юнәлеш - "Башкортстан технологик башлангычлары"н гамәлгә ашыру," - диде ул. Бу программа республиканың бөтен фәнни көчләрен берләштергән. Барлык эшләнмәләр республиканың берничә юнәлеш буенча технологик яктан алга сикереш ясавына йөз тота.

Чарада, шулай ук, тикшеренүләрнең гамәлгә кертелмәве сәбәпләре аталды һәм башка җитди проблемалар күтәрелде.

Радий Хәбиров бүгенге очрашуның бик файдалы булуын ассызыклады һәм "Фән сәгате" үткәрергә тәкъдим итте. "Фән" дәүләт проекты турында сөйләгәндә ул, моның белән ныклап шөгыльләнергә кирәк, дип белдерде.
Читайте нас: