Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 декабрь 2018, 11:32

Булачак юристлар Мәскәүдә стажировка үтәчәк

Республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Русия юристлары ассоциациясе җитәкчелеге белән очрашты.

Анда Ассоциация рәисе, О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты ректоры Виктор Блажеев, Дәүләт думасының Дәүләт корылышы һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников һәм башкалар катнашты.

Радий Хәбиров очрашуда катнашучыларга Ассоциациянең республика бүлекчәсен төзүдә зур өлеш керткәнңһәм педагогия кадрларына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

- Бу очрашу Башкортстан вузларында укучы юрист студентларга, иң яхшы юридик практикалар белән алышу тиешле дәрәҗәдә үтсен өчен О. Кутафин исемендәге Мәскәү дәүләт юридик университеты базасында стажировка үтәргә булышлык итәр дип ышанам, - диде төбәк җитәкчесе.
Читайте нас: