Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
28 ноябрь 2018, 17:41

Юл кагыйдәләрен үтәүгә - ныклы игътибар!

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров күрсәтмәсенә ярашлы, Башкортстанда юлларда контрольне катгыйландыру өчен ЮХХДИ хезмәткәрләрен өстәмә рәвештә кирәк-ярак белән тәэмин итәләр.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәүгә нык игътибар бирергә чакырды.

- Җәмгыятьтә бу өлкәдә киң колачлы контроль, каты тикшерүләр кирәк, - дип белдерде ул.

Шул уңайдан ул ЮХХДИ начальнигы Динар Гыйльметдиновка мөрәҗәгать итте. “Моны сезнең яктан, сезнең хезмәт белән эшләп була”, - диде республика җитәкчесе баш дәүләт автоинспекторына. Динар Гыйльметдинов, безнең хезмәт бу хәлне җайларга тырыша, дип җавап бирде, әмма юл-патруль хезмәткәрләрендә тизлекне билгеләүче приборлар җитешми. Бер генә санлы прибор да булмавын әйтте ЮХХДИ җитәкчесе.

Радий Хәбиров нинди приборлар турында сүз баруына ачыклык кертте. Җавап алгач исә, кирәкле җиһазлар белән тәэмин итүне җайга салырга кушты.

- Юлларда контрольне көчәйтегез. Моңа сезнең барлык вәкаләтләр дә бар. Матди ярдәмгә килгәндә, мин булышачакмын”, - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы, шулай ук, юл-патруль хезмәткәрләреннән игътибарны арттыруны катгый таләп итте.
Читайте нас: