Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
27 ноябрь 2018, 11:16

Радий Хәбиров "Транспорт сәгате" үткәрде

Бүген Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров "Транспорт сәгате" форматында транспорт һәм юл инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде.

Анда республика Хөкүмәте әгъзалары, профильле ведомстволар, тармак предприятиеләре җитәкчеләре, шулай ук видеоконференция режимында муниципалитет башлыклары катнашты.

– "Транспорт сәгате"н без айга бер тапкыр уздырачакбыз, зур мәсьәләләр буенча фикер алышачакбыз һәм эш планнарын билгеләячәкбез, – диде Радий Хәбиров. - Территориябез зур. Башкортстан - Русия Федерациясендә автомобиль юллары озынлыгы буенча икенче төбәк. Шуңа күрә транспорт һәм юл инфраструктурасы мәсьәләләре безнең өчен зур әһәмияткә ия.

Киңәшмәдә Уфадан Көнчыгыш чыгу юлы концессион проектын гамәлгә ашыру перспективалары, күпер хуҗалыгын үстерү мәсьәләләре, "Уфа–Ырынбур" автомобиль юлын реконструкцияләү, Уфаның Көньяк юлы төзелеше һәм Уфа вокзалын модернизацияләүне тәмамлау турында фикер алыштылар.
Читайте нас: