Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
26 ноябрь 2018, 13:03

Уңай үзгәрешләр кәгазьдә түгел, гамәлдә булырга тиеш

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышында катнашты. Аны Русия Президенты Владимир Путин алып барды.

Утырыш төбәкләр башлыклары белән рәсми булмаган диалог форматында бүген Ялтадагы “Мария” кунакханә комплексында узды. Анда илнең 2024 елга кадәр үсеше максатлары һәм стратегиясе турында Президент Указына ярашлы, төбәкләр алдына куелган бурычлар турында сүз барды.

- Безгә конкрет нәтиҗәләр кирәк, халыкка төгәл нәтиҗәләр кирәк. Без сезнең белән кискен алга китешкә ирешү турында сөйләштек, бу — сәламәтлек саклау, мәгариф, инфраструктура һәм башка өлкәләрдә кискен алга китеш, - диде Владимир Путин. — Бу илдәге хәлләр уңай якка үзгәрсен өчен, халык яхшырак яши башласын өчен кирәк. Конкрет нәтиҗәләргә учреждениеләрдә түгел, ә халык яшәгән җирдә: шәһәрләрдә, авылларда ирешергә кирәк. Халык уңай үзгәрешләрне кәгазьдә, отчетларда түгел, ә гамәлдә күрергә тиеш.
Читайте нас: