Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 ноябрь 2018, 12:15

Магистраль безне урап узмасын!

Мәскәүдә үткән XII халыкара “Русия транспорты” форумы кысаларында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров “Русия тимер юллары” җәмгыятенең генеральный директоры Олег Белозеров белән очрашты.

Очрашу барышында яклар республикада тимер юл инфраструктурасын үстерү мөмкинлекләрен тикшерде. Атап әйткәндә, Уфаны югары тизлекле “Мәскәү-Екатеринбург” магистрален төзү проектына кертү турында сүз барды. Башкортстанда яшәүчеләр шушы магистральдән тиз арада Екатеринбургка, Мәскәүгә барып җитә алачагын ассызыклады Радий Хәбиров. Әлеге юл 2030 елга төзелеп бетәргә тиеш.

Очрашуда, шулай ук, йөкләр ташу өчен тимер юлны Уфаның читеннән үткәрү турында килешүгә ирешелде.

– Тимер юл аша пассажирлар һәм йөк ташу Уфа эчендә башкарыла. Уфа читеннән төзеләчәк тимер юл аннан файдалануны нәтиҗәлерәк итәчәк, – диде Радий Хәбиров.

Әлеге ике мәсьәлә буенча да эшче төркемнәр төзү турында килешүгә ирешелде.

Эшлекле сөйләшүдә Уфа тимер юл вокзалын реконструкцияләүне тәмамлау турында да сүз булды. Радий Фәрит улы бу эшләрне якын киләчәктә тәмамласак, ул илнең иң матур тимер юл вокзалларының берсе булачак, дип белдерде.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров җитәкчелек иткән рәсми делегация форумда бик күп мөһим мәсьәләләрне күтәреп, эшлекле тәкъдимнәр белән чыкты. Шулар арасында Стәрлетамактан Ырынбур өлкәсенә кадәр ике полосалы юл төзү буенча да сүз булды.
Читайте нас: