Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
23 ноябрь 2018, 12:42

Беренче булып китте...

Республика башлыгы вазифаларын башкаручы Радий Хәбиров килгәннән соң югары даирәләрдә күп кенә кадрлар алмашынды. Ә хакимият башлыклары шул килеш утыра иде. Алар арасыннан беренче булып дүшәмбе көнне Гафури районы башлыгы Рамил Бухаров эшеннән китте. Ул әлеге вазифаны 2010 елдан алып биләде. Аның урынына вакытлыча Фанзил Чыңгызов билгеләнде. Хәзер инде калган башлыклар да ут йотып йөри микән? Бу уңайдан “Башинорм” мәгълүмат агентлыгы күзәтү ясаган.

Башкортстанда хакимият башлыкларының уртача яше – 52. Әлегә кадәр Рамил Бухаров иң өлкәне иде, гыйнварда аңа 64 яшь тулды. Аннан кала Чишмә районы башлыгы Флүр Уразмәтов (63) һәм Борай районы җитәкчесе Борис Нурисламов (62) килә.


Район башлыгы итеп гадәттә 46-47 яшьлекләр сайлана икән. Мортаза Рәхимов вакытыннан эшләп килүче 14 башлык та шул тирә яшьтә җитәкче булып киткән, соңгы 2-3 елда вазифага килүчеләрнең яше дә шул чама. Шулай да араларында яшьләр дә бар. Мәсәлән, Бүздәк районы башлыгы Азат Арслановка – 35, Зианчураныкы Дамин Юлановка 32 яшь.


Муниципалитет башлыгы булып иң озак эшләүчеләргә килгәндә, иң өлкәне Куергазы районы җитәкчесе – Әхәт Котлыәхмәтов. Ул 2001 елдан алып эшли. Икенче урында Краснокама башлыгы Рәзиф Гыйльмуллин (2004 елдан) килә. Аннан соң – Чишмәнеке Флүр Уразмәтов (2005) һәм Бишбүләкнеке Наил Гатауллин (2005). Әхәт Котлыәхмәтовка кагылышлы конфликтлар турында ишетелгәне булмады. Ә менә Рәзиф Гыйльмуллинга карата 2010 елда ук акчаларны максатлы кулланмаганы өчен җинаять эше ачылган иде. Ә 2018 елның августында аны һәм урынбасары Динис Биковны зур күләмдә ришвәт алганда тоттылар.


Әйткәндәй, 2010 елдан алып, Рөстәм Хәмитов вакытында республиканың 63 хакимиятендә 49 башлык алмашынды. Бу – кадрлар составының 80 проценты дигән сүз. 2016-2017 елда 20 башлык үз вазифасыннан китте. Бигрәк тә Кыйгы, Кушнаренко башлыклары һәм Агыйдел шәһәре мэры зур гауга белән отставкага озатылды.

Сәясәтче Дмитрий Казанцев әйтүенчә, әлеге 63 хакимият башлыгы арасыннан элиаталар арасында эчке конфлитка юл куючылар, ришвәтчелек тарихына юлыкканнар, сәяси менеджмент буенча күрсәткечләре түбән һәм урындагы халыкның үзләренә ышанычы аз булганнар беренчеләр булып “төшеп калырга” мөмкин. Бу исемлеккә 15-18 башлык эләгүе ихтимал, ди ул.


Сәясәтче фикере буенча, республиканың көньяк-көнчыгыш районнары һәм Урал аръягы хакимиятләре башлыкларының кайсыберләренә үз вазифаларын югалту ихтималы зур. Берәүләренең социаль-икътисади хәле һәм инвесторлар эзләү белән авырлыклары булса, икенчеләрендә җәмәгатьчелек кәефенә йогынты ясый торган этносәяси факторлар бар.


Сәясәтче Эдуард Гәрәев исә, кадрларны алмаштыру – үзмаксат түгел дип исәпли. Әгәр җитәкче эшенең җаен белә, алдына куелган бурычларны үти икән, кем әйтмешли, кулына – әләм.“Икенче ягы да бар, хакимият башлыкларының күбесе хезмәтләре өчен түгел, ә башка сәбәпләр аркасында бу вазифада утыра, – ди сәясәт белгече. – Күпләре белән шәхсән танышмын, кулымны йөрәккә куеп әйтә алам: бу алар тартырлык йөк түгел. Үз теләгең белән эштән китеп, булдыра алган кешеләргә эшләргә мөмкинлек бирү дөрес булыр иде”.
Читайте нас: