Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 ноябрь 2018, 11:28

Санлы тапшыруларга күчәбез

Республика йортында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Бөтенрусия дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе генеральный директоры урынбасары, төбәк департаменты җитәкчесе Рифат Сабитов һәм Русия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре федераль предприятиесенең генеральный директоры Андрей Романченко белән очрашты. Алар республикада санлы телевидение үсеше перспективалары турында фикер алыштылар.

Әлеге очрашу “Башкортостан” дәүләт телерадиотапшырулар компаниясе филиалында санлы төбәк тапшыруларын эшләтеп җибәрү уңаеннан оештырылды.

Мәгълүм булуынча, киләсе елның февраленнән Русиядә санлы эфир тапшыруларына күчү этабы башланачак. Федераль каналларның мондый төрдәге тапшырулары бетереләчәк. Федераль максатлы программага ярашлы, республика халкының 95 проценты гомум кулланылыштагы 20 телеканалга һәм өч радиоканалга түләүсез кушыла алачак.

Башкортстанда Русиянең Европа өлешендәге иң зур санлы тапшырулар челтәре булдырылган. Ул соңгы дүрт елда төзелгән 216 объектны үз эченә ала.
Читайте нас: