Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июль 2021, 12:05

Кан басымын ничек тиз төшерергә?

Дару эчмичә генә кан басымын төшереп була, әмма бөтен очракта да түгел. Ашыгыч ярдәм чакырырлык дәрәҗәдә авырткан вакытта дару урынына башка әйбер куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел.

Кан басымын ничек тиз төшерергә?
Кан басымын ничек тиз төшерергә?

Сүзебез "йомшак" гипертония турында (даими рәвештә кан басымы күтәрелеп торса). Ул очракта кан басымын гади чаралар белән дә көйләп була.

Рационыгыз нигезендә яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, майлы булмаган сөт продуктлары, майсыз ит, балык булсын. Алардан организмга йөрәк-кан тамырлары системасы өчен җавап бирә торган матдәләр – калий, кальций һәм магний керә. 

Спорт, бию белән шөгыльләнегез. Лифттан баш тартып, баскычтан җәяүләп менегез, җәяү йөрегез.

Тозны аз кулланыгыз. Продуктта натрий азрак булган саен, кан басымы түбәнрәк. Консервлар, ярымфабрикатлар ашамагыз. Аларда, гадәти продуктларга караганда, тоз күбрәк була.

Гәүдә авырлыгыгыз зур булса, кичекмәстән ябыгырга кирәк.

Исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Кан басымы югары булганнарда ул инсульт барлыкка китерергә мөмкин.


Фото: hoto.tatar-inform.ru

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/kan-basymyn-darularsyz-gyna-nichek-tshererg-kish

Кан басымын ничек тиз төшерергә?
Кан басымын ничек тиз төшерергә?
Автор:
Читайте нас: