Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
22 июль 2021, 14:20

Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын раслаган

Галимнәр, лаборатория сынаулары уздырып, әремдәге матдәләрнең SARS-CoV-2 вирусын юкка чыгара алуын ачыклаган. Тикшеренү нәтиҗәләре Scientific Reports журналында басылып чыккан, дип яза “Газета.ру”.

Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын раслаган
Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын раслаган

Европа тикшеренүчеләре Германиядә кеше күзәнәкләре нигезендә сынаулар уздырган. Алар әремнең артемизинин, артесунат һәм артеметер кебек матдәләренең, шулай ук сыгынтысының чирдән зарарланган күзәнәкләргә йогынтысын тикшергән.

Үрнәк вируслар сыйфатында коронавирусның Мюнхен штаммы һәм Дания штаммы кулланылган. Ә күзәнәк үрнәге итеп коронавируска тиз бирешүчән үпкә күзәнәкләре алынган. Тикшеренү нәтиҗәләре әремнең барлык матдәләренең, шулай ук сыгынтысының үпкә күзәнәкләрендәге вирусны җиңел генә юкка чыгаруын күрсәткән.

Әмма галимнәр билгеләп үткәнчә, әремдәге матдәләр вирусны кисәтеп кала алмый: алар вирус организмга эләккәннән соң гына аңа каршы көрәшә.

Шуңа да карамастан, әремнән COVID-19 инфекциясен йоктыручыларны дәвалау өчен дару ясау мөмкинлеген дәлилләрдәй тәүге тикшеренүгә әйләнгән бу. Озакламый галимнәр, әрем матдәләре һәм сыгынтысының коронавирус инфекциясеннән дәвалаудагы файдасын төгәлрәк ачыклау өчен, клиник тикшеренүләр башлап җибәрергә ниятли.

https://vatantat.ru/2021/07/59236/

Фото: https://travaks.com

 

Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын раслаган
Галимнәр әрем сыгынтысының коронавирустан котылу өчен әйбәт чара булып торуын раслаган
Автор:
Читайте нас: