Якты юлдан
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 июль 2021, 13:40

Үләннәр ярдәмендә дәваланабыз

Ашказаны авыртканда 1әр кашык кычыткан, бака яфрагы, сары мәтрүшкә, ромашка чәчәген 1 литр кайнар суда пешерергә һәм 2 сәгать җылы урында төнәтергә, 1әр стаканлап, көн буена литр ярым эчәргә.

Үләннәр ярдәмендә дәваланабыз
Үләннәр ярдәмендә дәваланабыз

Бер аш кашыгы коры мәтрүшкәгә 1 стакан кайнаган су коеп, ут өстендә кайнатып чыгарырга, аннан тагы 10 – 15 минут сүрән утта тотарга кирәк. Соңыннан суытып, сөзеп куела. Бу кайнатманы йокысызлыктан интеккәндә кулланырга була. Ул вакытта бер чирек стакан мәтрүшкә төнәтмәсенә бер чәй кашыгы бал салып эчү киңәш ителә. Депрессия, хәлсезлек вакытында, арыганлыкны бетерү өчен дә мәтрүшкәне кулланырга була. Гади заварка чәйнегенә 1 чәй калагы мәтрүшкә, 2-3 чәй калагы яшел чәй салырга кирәк. Еш көйсезләнә торган балаларга да мәтрүшкә салып төнәтелгән чәй бирәләр.

https://vatantat.ru/2021/07/29401/

Фото: https://zozh74.ru

 

Үләннәр ярдәмендә дәваланабыз
Үләннәр ярдәмендә дәваланабыз
Автор:
Читайте нас: