Якты юлдан
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 июль 2021, 12:40

Аллерголог нинди авырулар вакытында ковидтан прививка ясарга ярамавы турында сөйләде

Даими каршы күрсәтмә бирә торган авырулар төркемендә иммунодефицит халәте, анафилактик шок һәм башкалар бар.

Аллерголог нинди авырулар вакытында ковидтан прививка ясарга ярамавы турында сөйләде
Аллерголог нинди авырулар вакытында ковидтан прививка ясарга ярамавы турында сөйләде

Яңа коронавирус инфекциясеннән вакцинациягә медицинада даими каршы күрсәтмә бирә торган авыруларның тар даирәсе бар.  

Даими каршы күрсәтмә бирә торган авырулар төркеме бар. Бу иммунодефицит халәте, анафилактик шок, анамнезда дару препаратларына кискен реакцияләр, органнарның зарарлануы һәм беренче вакцинациягә реакциясе, әмма бу бик сирәк була.

Шулай ук әгәр беренче дозадан соң организмның җитди реакциясе булса: көзән җыерса, температура 40 градустан югары күтәрелсә, укол урыны 8 сантиметрга кадәр зурайса, вакцинацияне туктатырга кирәк. Бу очракта аллергологларга мөрәҗәгать итәргә кирәк, алар вакцинага аллергик реакция булганмы-юкмы икәнлеген ачыклаячак.

Табиб хәзерге вакытта үсемлекләр чәчәк атуның өченче дулкынында поллиноз кискенләшүдән җәфа чигүчеләргә прививка ясатырга кирәкмәвен әйтте. Әлегә авыруның актив формасы узганчы, көзгә кадәр көтәргә кирәк.

https://tatar-inform.tatar/news/health/14-07-2021/allergolog-nindi-avyrular-vakytynda-kovidtan-privivka-yasarga-yaramavy-turynda-s-yl-de-5830239

Фото: https://storage.myseldon.com

 

Аллерголог нинди авырулар вакытында ковидтан прививка ясарга ярамавы турында сөйләде
Аллерголог нинди авырулар вакытында ковидтан прививка ясарга ярамавы турында сөйләде
Автор:
Читайте нас: