Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
23 июнь 2021, 11:40

Юкә чәчәген кайчан җыялар?

Юкә чәчәге бик шифалы. Бигрәк тә әле ачылып бетмәгән чагында. Юкә агачының яфраклары да файдалы. Тәүлекнең иң озын көннәре вакытында шифалы үләннәрне җыярга тырышырга кирәк. Сары мәтрүшкәне дә, зәңгәр мәтрүшкәне дә, иван-чайны да һәм башкаларны да.

Юкә чәчәген кайчан җыялар?
Юкә чәчәген кайчан җыялар?

Юкә чәчәге ялкынсынуга каршы көрәшә (противовоспалительный), бәвел кудыра һәм спазмнарны киметә, тынычландыра торган үзлеккә ия. Шулай ук авыртуны да баса. Йөткергәндә какырыкны да кубара ала. Төрле авырулар вакытында температураны да бик яхшы төшерә.

Юкә чәчәген коры килеш ябыгу өчен кулланалар. Юкә чәчәген кофетарткычта он рәвешенә килгәнче вакларга кирәк. Аны көнгә 3 тапкыр 1 бал кашыгы кабарга.

Каршы йогынтысы булуы мөмкин, кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшү сорала.

http://bavly-tat.ru/news/%D2%97%D3%99mgyiyat/yuk-chchgen-kaychan-yyalar

Юкә чәчәген кайчан җыялар?
Юкә чәчәген кайчан җыялар?
Читайте нас: