Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 март 2021, 10:35

Кан басымы күтәрелмәсен өчен нишләргә?

Гаджетлар балаларның да кан басымын арттырырга мөмкин.

Артериаль гипертензия, кагыйдә буларак, олыгайган саен үсеш ала. Ләкин балаларда да кан басымы күтәрелү очраклары була. Бу турыда «Звезда» телеканалына табиб-кардиолог Юлия Маршинцева сөйләгән.
«Моның сәбәбе кан тамырларында булмаска да мөмкин, бу — икенчел гипертензия, бөерләр, бөер өсте бизләре, гормональ профиль белән бәйле булуы ихтимал», — ди белгеч.
Еш кына балаларның кан басымы йокы җитмәүдән, арудан булырга да мөмкин. «Гаджетдар да кан басымын күтәрергә мөмкин, шулай ук "вегетососудистая дистония“ дип аталган авырудан булуы ихтимал», — ди Маршинцева.
Кардиолог сүзләренчә, олыгайган саен, гипертензия сәбәпләре дә арта.
«Кан басымы неврологиядән — арыганлыктан, кеше эштә бик арыса, аз йокласа, тәмәке тартса да, күтәрелергә мөмкин. Кагыйдә буларак, тәмәке тарту куркыныч факторы булып тора. Кешенең йокысы туйса, яки ул ялга китсә, дару эчмичә дә кан басымы нормага керүе ихтимал», — ди табиб.
Маршинцева сүзләренчә, олыгайган саен кан тамырлары сыгылмалыгын югалта, аларны ныгытырга кирәк. Табиб спорт белән ешрак шөгыльләнергә, холестерин күләмен тикшереп торырга, чыныгырга киңәш итә, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: