Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Быел Башкортстанда 19 ФАП барлыкка киләчәк

Башкортстанда быел “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча модульле 19 фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) булдырылачак, аларның дүртесе Баймак, Туймазы, Зилаер районнарында һәм Сибай шәһәрендә барлыкка киләчәк.

Ел саен Башкортстанда халык саны 2 меңнән 101 меңгә кадәр булган торак пунктларда фельдшерлык пунктларын модульле пунктларга алмаштыру күздә тотыла.


Өстәвенә, 2019 ел ахырына республикада медицина оешмасы булмаган авыллар калырга тиеш түгел. Модульле ФАП типлаштырылган проект буенча төзелә, салкын һәм кайнар су белән тәэмин итү, канализация, җылыту һәм кондиционерлау системасы белән тәэмин ителә. Проект фельдшер һәм процедура кабинетларын, санитар-көнкүреш бүлмәләрен күздә тота.


“Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” проектын финанслау 625,7 миллион сум тәшкил итәчәк.


“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты 2024 елга кадәр эшкә яраклы яшьтәге кешеләрнең үлем күрсәткечләрен (100 мең кешегә 350 очракка кадәр) киметүне, беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүче медицина оешмаларында кадрлар кытлыгын бетерүне, барлык гражданнарга профилактик медицина тикшеренүләре уздыруны күздә тота. Русия гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруга 2019-24 елларда 1,7 триллион сумнан артык акча тотыну планлаштырыла.


Мәгълүм булуынча, 2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм илкүләм максатлары турында”гы Указга кул куйган иде.


#национальныепроекты;

#нацпроекты;

#региональныепроекты;

#регпроекты;

#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Читайте нас: