Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар

Кан басымын даруларсыз гына ничек төшерергә?

Ашыгыч ярдәм чакырырлык дәрәҗәдә авырткан вакытта дару урынына башка әйбер куллану турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Сүзебез "йомшак" гипертония турында (даими рәвештә кан басымы күтәрелеп торса). Ул очракта кан басымын гади чаралар белән дә көйләп була.

Рационыгыз нигезендә яшелчә, җиләк-җимеш, ярмалар, майлы булмаган сөт продуктлары, майсыз ит, балык булсын. Алардан организмга йөрәк-кан тамырлары системасы өчен җавап бирә торган матдәләр – калий, кальций һәм магний керә.


Спорт, бию белән шөгыльләнегез. Лифттан баш тартып, баскычтан җәяүләп менегез, җәяү йөрегез.


Тозны аз кулланыгыз. Продуктта натрий азрак булган саен, кан басымы түбәнрәк. Консервлар, ярымфабрикатлар ашамагыз. Аларда, гадәти продуктларга караганда, тоз күбрәк була.


Гәүдә авырлыгыгыз зур булса, кичекмәстән ябыгырга кирәк.


Исерткеч эчемлекләр эчәргә ярамый. Кан басымы югары булганнарда ул инсульт барлыкка китерергә мөмкин.

Читайте нас: