Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
30 апрель 2019, 15:48

Яхшы күрим дисәң...

Яхшы күрим дисәң, дөрес тукланырга кирәк.

Мисал өчен, аскорбин кислотасы күз тукымаларын картаюдан сак­лый. Глаукома һәм катаракта авыру­ларын булдырмаска ярдәм итә. Ул гөлҗи­­меш­­тә, кара карлыганда, болгар боры­чында, ук­роп һәм петрушкада, брок­коли кә­бес­тә­сендә, грейп­фрут­та күп.


А витамины күз пиг­менты ясалуда хәлиткеч роль уйный. Бу ви­тамин җит­мә­сә, караңгы төшкәндә күз күреме начарлана. Ул бавырда (аеруча балык бавырында), балык маенда, атланмайда, каймакта, йомырка сарысында күп.


Е (токоферол) - бик мөһим витамин. Ул йомырка сарысында, атланмайда, каймакта, арыш һәм бодай үрентеләрендә, әстерхан, миндаль, арахис чикләвекләрендә, көн­багышта, үсемлек маенда, гөлҗимештә, сырганакта, кара карлыганда, татлы чиядә, миләштә, шпи­натта, брокколи кә­бестәсендә, бор­чак­та, петрушкада күп.


Селен — күз өчен бик мөһим микроэлемент. Ул диңгез ба­­лыгында, бавырда, бөердә, йомыркада, май­­да, каймакта, гө­м­бә­дә, аеруча ак гөм­бә­дә, ярмаларда, әстерхан, кешью чикләвекләрендә, кабак орлыгында, сыр­га­накта, кара карлыганда, брокколи кә­бес­тәсен­дә, кабакта, суганда, сарымсакта күп.

Читайте нас: