Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 апрель 2019, 16:01

Медведев 40 яшьтән узган россиялеләргә диспансеризация үтү өчен еллык ял билгеләргә кушты

40 яшьтән узган россиялеләргә елына бер тапкыр диспансеризация үтү өчен ял көне биреләчәк.

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгына Хезмәт кодексына тиешле төзәтмәләр әзерләргә кушты. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә.


Ведомство төзәтмәләрне 20 июньгә кадәр әзерләргә тиеш.


Хезмәткәргә ял көне ел саен биреләчәк, шул ук вакытта аның эш урыны һәм уртача хезмәт хакы сакланачак.

Читайте нас: