Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
24 апрель 2019, 14:49

Иртәнге ашны калдырмагыз!

Йөрәк-кан тамырлары, яман шеш авыруларына туклану рәвеше турыдан-туры йогынты ясый, ди белгечләр.

"Иртәнге ашны үзен аша, кичкесен дошманыңа бир", ди халык. Бу гыйбарәнең дөреслеген күптән түгел галимнәр янә исбатлады.


Тикшеренүләр 1988-94 елларда үткән, анда 6550 кеше катнашкан. 2011 елга бу кешеләрнең 2318е вафат булган. Шуның 619ы йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан бакыйлыкка күчкән. Аларның беркайчан да иртәнге ашны ашамавы билгеле булган.


Гомумән, галимнәр иртәнге ашны калдыручыларның аны ашаучыларга караганда йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан 87 процентка ешрак үлүен билгели.

Читайте нас: