Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
16 апрель 2019, 14:14

Кызамыктан сакланыгыз!

Үткән ел Башкортстанда кызамык белән авыруның 35 очрагы теркәлгән. Аларның ундүрте - 17 яшькәчә балалар. Быел ел башыннан дүрт очрак ачыкланган.

Кызамык – куркыныч катлаулылыклар китереп чыгаручы авыру. Үткән ел республикада бу авырудан бер үлем очрагы да булды. Прививка ясалмаган 11 айлык баланың гомере өзелде.


Кызамыктан саклануның бердәбер юлы – вакциналау. Авыруны кисәтү максатыннан республикада 1 аперльдән 1 октябрьгә кадәр төрле сәбәпләр аркасында вакытында прививка ясалмаган балаларны һәм хәвеф төркемендәге өлкәннәрне иммунлаштыру үткәрелә.


Уфа хакимиятенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Башкортстанда 7,5 мең кешегә кызамыктан прививка ясалмаган. Аларның 2890ы – балалар.


Кызамыкка каршы прививканы медицина страховкалавы полисы теркәлгән медицина оешмасында ясатырга була. Аның өчен башта участок табибына мөрәҗәгать итәргә кирәк.


Кызамыкның беренче билгеләре – температура күтәрелү, томау, ютәл, күзләр кызару һәм яшь агу, битнең эчке өслегендә вак ак таплар. Берничә көннәр таплар тәнгә тарала башлый.

Читайте нас: