Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 апрель 2019, 14:34

Яз көне тычкан бизгәге эләктермәс өчен нәрсәләр эшләргә?

Бөер синдромы булган геморрагик бизгәк – вируслар китереп чыгара торган кискен йогышлы авыру. Тычкансыман кимерүчеләр вирусның резервуары булып тора, шуңа күрә чирне дә «тычкан» бизгәге дип атыйлар.

Еш кына кеше тычкан бизгәге вирусы белән зарарланган тузанны сулаганда чирне йоктыра, шулай ук кимерүчеләрнең бүлендекләре тигән су, азык-төлек продуктлары, яшелчә һәм җиләк-җимеш кулланган вакытта зарарлана. Авыру күпчелек очракта авыл хуҗалыгы эшләре, урман эшкәртү, бакча һәм бакча кишәрлекләрендә эш иткәндә, җиләк-җимеш һәм гөмбә җыю өчен урманга барганда, табигатьтә ял иткәндә эләгә. Зарарланудан алып авыру башланганчыга кадәрге вакыт 7дән 25 көнгә кадәр тәшкил итә, уртача алганда 17 көн уза, сирәк очракларда – 40 көн.


Зарарланудан котылу өчен профилактика чараларын үтәргә кирәк. Урманга барганда шәхси гигиена чараларын төгәл үтәргә, савыт-саба һәм ризыкны үлән өстенә, агач төпләренә куймаска, моның өчен махсус клеенка кулланырга кирәк.


Кимерүчеләр зыян салган яки пычранган продуктларны куллану катгый тыела. Эчә торган су кайнатылган булырга тиеш. Азык-төлекне кимерүчеләр керә алмаслык урыннарда сакларга кирәк.

Тычкан бизгәге белән зарарлануны ышанычлы кисәтү өчен дачалар, бакчалар, шәхси корылмалар һәм башка территорияләрдә кимерүчеләрне юк итәргә кирәк.

Читайте нас: