Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2019, 14:00

Табибларга өстәмә түләүләр каралган

Узган елның 1 октябреннән Башкортстанда эшләүче табиблар саны — 185 кешегә, урта медицина персоналы 216га арткан. Бу хакта бүген Дәүләт җыелышы утырышында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров белдерде.

-- Без медицина университеты һәм медицина колледжы белән аларны тәмамлаучыларны авылда эшкә урнаштыру юнәлешендә максатчан эшлибез. Авылны медперсонал белән тәэмин итү вариантларын карыйбыз.

Узган елда «Башкортстан фельдшеры» программасы старт алды. «Земский доктор» федераль программасына кермәгән 125 табибка өстәмә түләүләр каралган. Якын арада табибларга, аеруча тар белгечләргә язылу проблемасын хәл итәргә тырышачакбыз, - диде Радий Хәбиров.
Читайте нас: