Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
11 апрель 2019, 15:54

Бавырны чистартабыз

Бавыр турысы чәнчеп авыртканда бөтнекле чәй эчәләр. Ул үтне куа, үт куыгының ялкынсынуын бетерә.

Сары авыруы булганда, ашка әрем кушарга кирәк. Андый вакытта тагын мондый төнәтмә әзерлиләр: 100 г кипкән кычытканны 1 литр “Кагор” шәрабына салып 3 атна төнәтәләр. Аннары 15 минут сүлпән утта кайнаталар һәм ашар алдыннан көнгә 3 мәртәбә 1/4әр стакан эчәләр.


Бавырны, үт куыгын таштан чистарту өчен петрушканың үләне белән тамырын төнәтеп эчәләр.


Бавырдагы ташны чыгару һәм мондый хәлдән саклану өчен, профилактика максатында 1 аш кашыгы каен яфрагын 1 стакан кайнар суга салып 20 минут төнәтәләр. Ашар алдыннан иртә-кич чирек стакан эчәләр. Дәвалану курсы – 10-20 көн.


1 аш кашыгы изелгән укроп орлыгын 1,5 стакан кайнар суга салып төнәтәләр. Көн дәвамында эчеп бетерәләр.


2шәр өлеш бөтнек (мята), укроп орлыгы, әрем һәм 3 өлеш меңьяфрак (тысячилистник) үләне алалар. 2 чәй кашыгы катнашманы 2 стакан суга салып 8 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көн дәвамында эчәләр.


Кукуруз чәкәнен чәй кебек пешерәләр һәм эчәләр. Ярты ел дәвамында дәваланалар.


2 чәй кашыгы календула чәчәген 2 стакан кайнар суга салып 1 сәгать төнәтәләр. Сөзеп, көнгә 4 мәртәбә яртышар стакан кабул итәләр.


1 чәй кашыгы вакланган тукранбаш (клевер) тамырын 1 стакан салкын суга салалар. Сүлпән утка куеп, 1 сәгать тоталар. Ашарга ярты сәгать кала көнгә 3 мәртәбә 1әр аш кашыгы эчәләр.


15 г дарулы тимер үләнен (вербена лекарственная) 1 стакан суга салып төнәтәләр. Ашап 1 сәгать узгач, 1әр аш кашыгы кабул итәләр.


1 аш кашыгы шалфейны 300 мл кайнар суга салалар. 1 чәй кашыгы бал өстиләр. 1 сәгать төнәтәләр һәм эчәләр.


Игътибар! Бу тәкъдимнәрне кулланыр алдыннан табиб белән киңәшеп алыгыз!

Читайте нас: