Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 апрель 2019, 14:30

Йөрәкнең еш һәм сирәк тибүе нинди авыруларга китерә?

Аритмия – йөрәк ритмы бозылу дигән сүз. Ул тромб өзелү һәм инсультка китерә.

Кешедә физиологик аритмия - табигый күренеш. Йоклаганда һәм хәрәкәтләнгәндә йөрәк төрлечә эшли, бу – норма. Патологик аритмия исә – авыру дигән сүз. Табибларга күп вакыт физиологик аритмиядән патологик төрен аеру кыенга туры килә. Димәк, диагностиканың роле бәяләп бетермәслек дигән сүз.


Икенчедән, патологик аритмия – үлемгә китерә торган төп механизмның берсе. Аңа авыру сәбәбе дип кенә карарга ярамый. Инсульт, инфаркт кебек авыруларны халык ишетеп белә, аннан ничек тә сакланырга тырыша. Ә менә инсульт 25 процент очракта аритмиядән килеп чыга.


Кинәт йөрәк туктау – шулай ук аритмия механизмы эше. Кинәт йөрәк туктау буенча статистика юк, чөнки моны билгеләү җиңел түгел. Әмма шулай да кан тамыры-йөрәк системасы авыруларының 25 проценты кинәт килеп чыга. Бу – табиб та, пациент та белмәгән үлем дигән сүз. Моның нигезендә аритмия ята.

Читайте нас: