Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
9 апрель 2019, 15:26

Колак авыртканда

Халык медицинасында отитны дәвалау буенча яхшы ысуллар бар.

1. Зур гына суганның уртасында чокыр ясап, шунда бер балкашык әнис орлыгы салырга. Башын мамык белән ябып, суганны мичтә (духовкада) пешерергә. Барлыкка килгән сокны көненә 2 – 3 тапкыр колакка тамызырга. Балаларга 2 – 3, олыларга 5 – 7 тамчы.


2. Көненә ике-өч тапкыр авырткан колакка яңа өзелгән базилик яфрагы согын тамызырга. Балаларга 2 тамчы, олыларга 7 – 10 тамчы. Яфрагы һәрвакыт булмавы да мөмкин, бу очракта даруханәдән әзер маен сатып алырга мөмкин. Колакка тамызганда, ул җылы (37 градус) булырга тиеш. Аны отитның башлангыч стадиясендә кулланырга киңәш ителә. Кайбер очракта ялкынсынуны басып, эреләнүенә юл куймаска ярдәм итә.


3. Карга миләше (бузина), һарун (золототысячник) һәм ромашка чәчәген кайнар суга манып, чүпрәк тукымага урап, колакка басарга мөмкин.

Читайте нас: