Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
8 апрель 2019, 11:42

Сәламәтлек саклау министрлыгында гомерне озайту ысуллары турында сөйләделәр

7 апрельдә Бөтендөнья буенча Сәламәтлек көне билгеләп үтелә.

Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы кешегә үз сәламәтлеген яхшыртырга һәм гомер озынлыгын арттырырга мөмкинлек бирә торган төп киңәшләр турында искә төшерде. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.


«Кеше үзе контрольдә тота ала торган риск факторлары күп түгел: тәмәке тарту, гәүдәнең артык массасы, алкогольне чамадан тыш куллану, аз физик активлык», — дип билгеләп үттеләр министрлыкта.


Ведомствода тәмәке тартудан баш тартырга чакырдылар. Экспертлар билгеләп үткәнчә, тәмәке тартучы кеше тартмаучыга караганда бер ел эчендә 53 тапкыр артык ис газы сулый, организмына 10,5 мең тапкыр күбрәк никотин һәм 218 тапкыр күбрәк фенол ала. Үпкә яман шешенең 90 проценты һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларының 50 проценты шушы гадәт белән бәйле.


Антитабак кампаниясе эшли башлаганнан бирле Россиядә тәмәке тартучылар саны 21 процентка кимегән. Әмма шуңа да карамастан, халыкның 30 процентка якыны бу начар гадәткә тугры кала, дип сөйләделәр министрлыкта.


Матбугат хезмәте хәбәренә караганда, кеше үзенең сәламәтлеген кайбер туклану кагыйдәләрен үтәп яхшырта ала. Ул атнага өч йомырка сарысын кулланырга, итне балык яки кош ите белән ешрак алыштырырга, көн саен 500 грамм җиләк-җимеш һәм яшелчә кулланырга, майонездан баш тартырга тиеш.


Йөрәк һәм сулыш системасын ныгыту өчен, балаларга һәм яшүсмерләргә көн саен физик күнегүләргә бер сәгать, өлкәннәргә — атнага 2,5 сәгать вакыт бирү зарур.



Читайте нас: