Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
5 апрель 2019, 16:03

Хөрмә – өй табибы

Хөрмәне битне үлек­л­е сыткы басканда һәм тире күзәнәкләре ки­ңәйгәндә файдаланалар.

1 җимешнең йом­шагына 1 чи йомыр­каның сарысын салып болгаталар һәм биткә сөртәләр. Күз тирә­сендәге тирегә ти­дерергә ярамый. 20 минуттан җылы су белән юып төшерәләр.


Әлеге кызыл сары төстәге итләч җимеш тәмле дә, файдалы да. Аның составында С, РР, Е, А витаминнары, кальций, калий, тимер, фосфор, марганец, магний, йод, бакыр кебек микроэлементлар бар. Алар авитаминоздан, гемоглобин түбән булганда файдалы.


Хөрмәдә кислоталар әз һәм шуңа да аны ашказаны җәрәхәте, бөер, бавыр авырулары вакытында курыкмыйча ашарга мөмкин. Кардиологлар да аның белән сыйланырга киңәш итә. Ул йөрәк начар эшләгәндә организмнан артык сыеклыкны чыгарырга булыша, атеросклерозга каршы профилактика чарасы булып тора. Нерв системасына уңай тәэсир итә, эшчәнлеген яхшырта.


Хөрмәдә йод күп, аны калкансыман биз эшчәнлеге бозылганда ашарга кирәк.


Салкын тиеп авырганда исә, тамак авыртуын басу өчен, хөрмә согына бераз гына җылы су болгатып эчәләр. Иң яхшысы хөрмәне шул килеш ашау. Шулай ук сөт ярдәмендә коктейль ясап эчәргә дә була.

Читайте нас: