Якты юлдан
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
3 апрель 2019, 12:56

Дөрес тукланыгыз һәм көлеп яшәгез!

Тиз арыйсыз икән, димәк, туклану рационыгыз балансланмаган, витаминнар, минераль матдәләргә бай түгел. Ризык организмга көч кертергә, нервларны тыныч­ландырырга, матдәләр алмашын яхшыртырга тиеш.

* Күрәгә белән йөзем йөрәккә һәм баш миенә файдалы. Бу кипкән җимешләр калийга, микроэлементларга бай, йөрәк, кан тамырлары эшчәнлеге өчен кирәк.


* Сарымсак иммунитетны ныгыта. Составындагы аксым организмны тискәре факторлардан саклаучы антитәнчекләр бүлеп чыгара.


* Ачыган сөт ризыкларында файдалы микроорганизмнар бар. Алар эчәкләр эшчәнлеге өчен кирәк. Бу иммун системасын ныгытырга, тиз арымаска һәм һәрвакыт тонуста булырга ярдәм итә.


* Банан – энергия чыганагы. Бер генә җиләк-җимеш тә организмга банан кадәр көч бирми. Аның составындагы калий инфаркт һәм инсультны кисәтә.


* Соңгы вакытта көлүнең кеше организмына йогынтысы турында еш ишетелә. Көлегез! Бу сезнең кәефегезне күтәреп кенә калмаячак, тормышка позитив караш булдыра, якын-тирәдәгеләргә дә уңай тәэсир итәчәк.

Читайте нас: