Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
27 март 2019, 14:23

С гепатиты - куркыныч авыру

Башкортстанда 20 меңләп кеше С гепатиты белән авырый. Аларның 229ы - балалар.

С гепатиты - инфекцияле авыру. Ул адәм баласының бавырында цирроз китереп чыгара, сәламәтлеген нык какшата, психик халәткә бик начар йогынты ясый. Вакытында дәваламаганда, үлемгә китерә.


Аның бер кешедән икенчесенә йогу юллары күп. Беренчедән, С гепатитын тиешенчә стерильләштерелмәгән инструментлар аша йоктырырга мөмкин. Монда медицина инструментлары гына түгел, татуаж, пирсинг һәм башка косметологик процедуралар вакытында кулланыла торган җиһазлар да күз уңында тотыла.


Операцияләр вакытында, шулай ук җенси юл белән эләктерү хәвефе дә зур. 2018 елдан С гепатитына каршы бик нәтиҗәле дару кулланылышка кертелгән. Тик аның хакы бик кыйммәт. 2 айлык дәвалану курсы 600 мең сум тора.


Авырулар аны табиб күрсәтмәсе буенча үз акчасына, яки хәйрия фондлары аша гына сатып алырга мөмкин.

Читайте нас: