Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
26 март 2019, 15:09

Уч төбе кычытса, ни була?

Кешенең кулына, уч төбенә карап, организмдагы проблемалар турында белеп була.

Уч төбе кызыл булса, бавыр агуланган дигән сүз. Гепатит яки гепатоз булуы бар.


Уч төбе саргылтбулса, бавыр яки үт куыгы авырулары (гепатит, үт куыгында таш, холангит, холецистит) булуы ихтимал.


Кулның өске ягында көрән таплар булса, үт куыгын тикшертергә кирәк.


Кул тиресе кипшесә, А һәм Д витаминнары җитми.


Куллар салкынбулса, организмга никотин кислотасы җитми. Ит, балык, гөмбә, карабодай, фасоль, кәбестә ашарга кирәк.


Уч төпләре кызышса, бавыр агуларны чистартып өлгерми, дигән сүз. Бу дарулар, алкоголь, химик матдәләр белән агуланганда булырга мөмкин.


Куллар дымлыбулса, калкансыман биз эшчәнлеге бозылган булуы бар.


Чәнчи бармаклар оеса, кардиологка күренергә кирәк.


Зур бармаклар оеса, сулыш алу органнарында авыру булырга мөмкин.


Буыннар шартласа, кальций җитми дигән сүз.


Буыннар шешеп, сызласа — полиартрит булуы ихтимал.

Читайте нас: