Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 март 2019, 18:15

ТӨБӘКТӘ ТАР ЮНӘЛЕШЛЕ БЕЛГЕЧЛӘРГӘ ЧИРАТ КИМИ

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында чыккан «Табипка язылуны алып бару эшен оптимальләштерү турында»гы яңа боерыкка ярашлы, төбәктә махсус чаралар тормышка ашырыла.

Хирурглар, терапевтлар, акушер-гинекологлар, психиатрлар, стоматологлар, дерматовенерологлар, фтизиатрлар, отоларингологлар, педиатрларның — барлыгы 18 тар юнәлешле белгечнең ачык тисемлеге булдырыла.
Исемлеккә үзгәрешләр кертелә, белгечләрнең эшен баш врач үзе контрольдә тота һәм атна саен врачның кабул иткәнен көтү вакыты турында хисап бирә.
Тәкъдимнәр 29 мартка кадәр кабул ителә. Тиздән сәламәтлек саклау министры вазифасын башкаручы Максим Забелин яңа документка кул куярга тиеш.
"Башинформ".
Читайте нас: