Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
20 март 2019, 14:46

24 апрель - туберкулезга каршы көрәш көне

Туберкулез микроблары, авыру кешедән таза кешегә күп очракта (85—95%) тын юллары аша йога. Кеше йөткергәндә, төчкергәндә, хәтта сөйләшкәндә микроб төкерек белән һавага чыга һәм шул ук һаваны сулаучы сәламәт кешенең тын юллларына үтеп керергә мөмкин.

ТУБЕРКУЛЕЗ ЙОГУДАН САКЛАНУ ЧАРАЛАРЫ


Үпкә авырулы кешегә шәхси гигиена чараларын бик нык сакларга кирәк. Ул үз тәнен чиста тотарга, вакытында эчке киемен, урын-җирен алыштырырга тиеш. Аның сөлгесе, табак-савыты аерым булырга, теш щеткасы, сабын савыты аерым сакланырга тиеш.


Туберкулез авыруы таралунын төп чыгаңагы какрык дидек. Шуңа күрә какрыкны зарарсызландыру бик мөһим.


Табак-савытны ничек юарга hәм ничек сакларга. Үпкә чиренең йогышлы формасы белен авыручы кешенең савыт-сабасы аерым булырга тиеш. Тәлинкә, стакан, чынаяк, кашык, пычак кебек әйберләрне ашап тую белән чистартып, кайнатып, аерым сөлге белән сөртеп куялар. Бу савыт-саба бүтәннәреннән рәсеме яки тесе белән аерылып торсын.


Авыруның торак урыны. Туберкулез гаиләдәге башка кешеләргә йокмасын өчен (бигрәк тә балаларга) Авыруның бүлмәсе аерым булуы зарур. Әгәр чирле кешенең андый бүлмәсе булмаса туберкулезга каршы диспансер моны булдыру өчен чара күрергә тырышырга тиеш.


Авыруның бүлмәсе башка бүлмәләрдән аерым, якты, коры һәм җылы булуы мөһим. Үпкә авырулы кеше яшәган торак бик чиста булуы шарт. Шапшак җирдә түзан күп була, тузанда күп төрле микроблар, шул исәптән туберкулез таякчыклары да. Авыру яшәгән урында даими рәвештә дизенфекция ясала. Авыруны хастәханәгә салганнан соң яки авыру квартирадан бүтән сабәпләр белән китсә, дизенфекция бик җентекләп ясала. Аны тубдиспансер кушуы буенча дезинфекция станциясе ясый.

Читайте нас: