Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 март 2019, 12:42

ҮЗЕҢНӘН ТОРА

“Авыруларның 56 проценты йөрәк-кан тамырлары чирләреннән үлә. Бу Европаның алга киткән илләрендә шулай, ә бездә күбрәк үләләр: елына миллион тирәсе кеше”, – ди академик Юрий Беленков

Шулар арасында иң куркынычы – артерия гипертониясе һәм атеросклероз икән. 45 яшьтән узган хатын-кызлар һәм 35 яшен тутырган ирләр йөрәк чирләре буенча куркыныч төркемгә керәләр. Аларның организмнарында гормон үзгәрешләре башланганга күрә, кеше йөрәк белән бәйле авыруларны авыр кичерә.


“Дөрес тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә һәм сәламәтлекне сакларга (даими рәвештә кан басымын, пульс тибешен үлчәргә һәм кандагы холестерин, шикәр дәрәҗәсен тикшертергә) кирәк. Әйе, бу ялыктыргыч, авыр эш. Ләкин бүгенге көндә монардан да башка эффектлы алым юк”, – дип аңлата Юрий Беленков.


Һәр көн 20 минут физик күнегүләр ясау инфаркт һәм инсульт куркынычын сизелерлек киметә.


Кайбер белгечләр фикеренчә, атнасына бер-ике уч чикләвек ашауның да файдасы бик зур.


Германия һәм Бөекбритания галимнәренең күптән түгел уздырган тикшеренүләре, атнасына дүрт чынаяк кофе эчү йөрәк күзәнәкләренең активлыгын уңай якка арттыруын һәм шикәр диабетыннан файдалы икәнен күрсәткән.

Читайте нас: