Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
19 март 2019, 12:35

Организмны арулыйбызмы?

Диетологлар фикеренчә, яшебез җитмешкә җиткәнче ашказаны-эчәклек системабыз аша якынча 100 тонна ризык, 40 мең литр сыеклык уза. Олыгайган кешенең эчәклегендә төрле паразитлар, тизәк ташлары, агулы калдыклар, лайла туплана. Алар канны агулый, сәламәтлеккә зур зыян сала.

Җитен орлыгы оны организмдагы барлык пычракны губка сыман үзенә сеңдереп, тышка алып чыгып китәргә сәләтле. Кандагы агулы матдәләрдән, шлаклардан, начар холестериннан котылудан тыш, күптөрле гельминтлардан, гөмбәчекләрдән, вируслардан арынабыз, липид алмашы нормага салына.

Җитен орлыгы онын түбәндәге чирләр борчыганда: сулыш органнарының лайлалы катлавы ялкынсынудан; гастрит, колит, ашказаны һәм уникеилле эчәк җәрәхәтеннән; сидек юллары авырулары: пиелонефрит, циститтан; липид алмашы бозылудан; симерүдән котылу өчен куллану киңәш ителә. Җитен орлыгы базарда, даруханәләрдә сатыла, аны кофетарткычта онга әйләндерү авыр түгел.


Эчәклекне чистарту тәртибе.


Беренче атнада иртәнге аш урынына:

1 десерт кашыгы җитен онын 100 г кефирга яки каймакка салып болгатып эчәбез.


Икенче атнада: 2 десерт кашыгы онны 100 г кефирга яки каймакка салабыз.


Өченче атнада: 3 десерт кашыгы он һәм 150 г кефир яки каймак кулланабыз.


Каймак урынына катык, простокваша, бифидок кебек теләсә-нинди ачытылган сөт ризыгы алырга ярый. Чистарыну чорында көнгә 2 литр су эчү мәҗбүри.


Организмны чистартуның бүтән төрле чаралары белән дә танышыйк. Әйтик, тимьян мае ашказаны-эчәк трактындагы паразитларны үтерә. Аның сабакларын, яфракларын эхинацеянеке белән катнаштырып, чәй ясап эчсәк, авыруларга каршы торучанлыгыбыз артачак. Канәфер бөртекләрен хуҗабикәләр салатлар, маринадлар, шашлык ясаганда ризыкка тәм кертү өчен еш куллана. Әлеге аш тәмләткечнең бактерияләрне, вирусларны юк итүче чимал икәнен онытмыйк. Канәфердәге эфир мае эчәклектәге суалчаннарның гына түгел, күптөрле бүтән паразитларның йомыркаларын һәлак итәргә сәләтле. Ачы әрем ашказаны чирләрен дәвалау, эчәклек суалчаннарын юк итү өчен кулланылучы, микробларны юкка чыгаручы табигый продукт. Авырлы, бала имезүче хатыннарга әрем куллану тыела. Вируслар, гөмбәчекләр, бактерияләр, паразитлар белән көрәшкәндә сарымсакка тиңнәр юк. Шуның өстенә, ул организмнан авыр металларны да чыгара. Сарымсак исен канэчкеч бөҗәкләр: чебен, черки, озынборын, талпан, борчалар өнәми. Табигатькә чыкканда, бакчада эшләгәндә, урманга җиләккә яки гөмбәгә барганда, кесәгезгә кабыгы әрчелгән сарымсак кисәген төреп салсагыз, сезне тешләүче булмас. Имбир чирләр китереп чыгаручы бактерияләр белән көрәшә, ялкынсынуга каршы тора, нерв җепселләрен тынычландыра, иммунитетны күтәрә. Болардан тыш эчәклек суалчаннарын юк итү сыйфатына ия. Яңгырлы соры көздә, салкын кышта имбир кырып салынган шифалы чәй эчеп җибәрсәк, суык тимәс, грипп белән чирләмәбез. Югарыда тасвирлап үтелгән табигый продуктларны тиешенчә, чамасын белеп куллану организмда паразитлар үрчүенә юл куймас. Нәтиҗәдә, сәламәтлегебез күзгә күренеп яхшырыр дип өметләнәм.


Дәваланырга керешкәнче, табиб белән киңәшләшегез.


Читайте нас: