Рационга D витамины өстәгез
D витамины майлы балыкларда күп була. Әлеге витамин организмда да эшләп чыгарыла, ләкин кояш нурлары җитмәү дефицит китереп чыгара. D витаминын арттыру өчен семга, сельд, треска бавыры ашагыз.
Термик эшкәртү яшелчәләрдәге витаминнарны һәм микроэлементларны юкка чыгара. Аларны пешергән вакытта бераз булсада катырак итеп калдырырга тырышыгыз.
Йокысызлыктан һәм стресстан саклану өчен организмда В витаминын контрольдә тотарга кирәк. Бу витамин киноа, карабодай, вакланган солыда күп.
С витамины булган ризыклар кулланыгыз
С витамины лимоннан тыш, кәбестәдә, алмада, болгар борычында күп.