Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек саклау
15 март 2019, 13:01

Күземә арпа чыкты

Күп еллар күземә арпа чыгып тилмертте. Аптырагач, дару үләннәре белән дәваланып карадым. Шуның берничә ысулын сезгә дә тәкъдим итәм.

Бер чәй кашыгы пәйгамбәр тырнагы (календула) чәчәген 1 стакан кайнар суда төнәттем. Шунда марляны чылатып, күземә ябып куя идем.


Шулай ук ак чыршы (пихта) суын һәм маен да файдаланып карадым. Күз кабагын кысып ябып, 1 тамчы су яки майны бармак белән күз кабагына сөртәсең. Иң мөһиме, күзгә керергә тиеш түгел.


Арпа белән интеккәндә берьюлы 5-6 гөлбадран (пижма) чәчәген ашарга кирәк. Артыннан су эчәргә онытмагыз.


Башта йогышсызландырылган бинтны 3 процентлы бор кислотасына, яки ромашка төнәтмәсенә, һичьюгында чәйгә манып компресс куялар. Аны көнгә 2 тапкыр алыштыралар.
Йогышлы авыру икенчесенә дә күчмәсен өчен, таза күзгә көненә 2-3 тапкыр альбуцид тамызырга, күз кабагына мазь сөртергә кирәк.


- арпа чыккан күзне бәйләргә ярамый. Чөнки бактерияләрнең күпләп үрчеп, бөтен күзгә таралуы бар;
- арпаны сыта күрмәгез.
Табиб белән киңәшләшү кирәк.
Читайте нас: